Узган җомга көнне «Рязанские ведомости» өлкә газетасы Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшид Бултачеев белән әңгәмә бастырган. Басманың махсус хәбәрчесе Людмила Иванова өлкәнең районнардагы мөселман берләшмәләрендәге вазгыять, экстремистларның Ислам артына яшеренеп террористик караңгы гамәлләр кылуы һ.б. мәсьәләләр белән кызыксына.
«Чынлыкта, илдәге вазгыятьне тотрыксызландырырга омтылган көчләр, дини белемнәре җитмәү сәбәпле күзаллаулары тар мөселманнарны үз якларына аударалар. Бу хәл булмасын өчен дип, якшәмбе мәктәбе эшләтеп җибәрдек», — дип җаваплый Р.Бултачеев, дәлилләр китерә.
«Рязань мөселманнарын берләштерергә» дигән баш астында чыккан әлеге материалда сүз, өлкә мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте биргән белешмә буенча, Рәшид Бултачеевның «Әл-Әзһар» Каһирә университетында 12 ел дәвамында белем алуы, аның үзенчәлекләре, Исламга карашлар, Рязаньда Ислам мәдәнияте үзәге белән мәчет кирәклеге дәлилләнә. Болар һ.б. мәсьәләләр хакында әңгәмәнең http://rv.ryazan.ru/news/2011/09/09/9388.html адресы буенча электрон вариантын уку мөмкинлеге бар, дип яза «Татар-Информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел