Казан VII халыкара мөселман киносы фестивале төгәлләнде.Башкалабызда биш көн барган зур чараның ябылу тантанасы «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә узды.
Фестиваль барышында кино сәнгатендә аерым урын тоткан дөньякүләм мәгълүм шәхесләр белән осталык дәресләре, иҗади очрашулар да оештырылды. Казан тамашачысына 28 илдән 80 нән артык фильм тәкъдим ителде. Шуларның 30дан артыгы фестивальнең конкурс программасына кертелмәсә дә тамашачы хозурына чыгарылды. Grand Cinema кинотеатры залларында узган тамашаларга халык күпләп һәм бик теләп йөрде. Татар тамашачысының кызыксынучанлыгы хакында фестивальнең ябылу тантанасында да басым ясаучылар булды, дип яза Интертат.ру.
Җиңүче фильмны игълан иткәнче оештыручылар махсус призларны тапшырды. Ә Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» дигән бүләге Иранга китте . Аны Дариуш Мехрудҗи үзенең «Тегеран,Тегеран» фильмы өчен яулады.
Шулай итеп VII халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-прие «Мой впечатляющий театр» исемле Кытай фильмына (режиссеры Лу Янг) тапшырылды. Тамашачыга җиңүчене фестивальнең жюри рәисе Владимир Хотиненко игълан итте.
Кино тәнкыйтьчеләренең фикере буенча, быелгы фестивальнең иң кызыклы фильмнарыннан саналган — «Бельведер» (А.Имамович — Босния һәм Герцеговина) ике номинациядә: «Иң яхшы нәфис фильм сценариясе» һәм «Иң яхшы ир-ат образы» буларак җиңде. «Иң яхшы хатын-кыз образы»на Германиядә эшләнгән «Чужая» картинасы лаек дип табылды.
Мөселман киносы фестивалендә тугандаш халык — башкорт киночылары да үзләрен уңай яктан күрсәттеләр. «Кыска метражлы нәфис фильм» номинациясендә яшь режиссер Айнур Әскәровны атадылар. Аңа фестиваль статуэткасын Казан режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Мәскәү актеры Алексей Панин «Енмеш» киносы өчен тапшырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел