Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Россия ислам университеты татар телен, татарлар тарихын тиз арада үзләштерергә, Ислам дине нигезләре буенча белем өстәргә теләүчеләр өчен уникаль курс оештыра.
Курс февральдан эшли башлый һәм ул 3 айга исәпләнгән. Дәресләр кичке 6да сишәмбе, чәршәмбе, шимбә көннәрендә Россия ислам университетында (Газовая, 19) үткәрелә. Укулар буенча оештыру җыелышы исә шунда ук 1 октябрь кичке 6да була, дип яза «Татар-Информ». Белешмәләр өчен тел.: 8950 32 00 935.
Курсларда тырышып дәрес үзләштергәннәр татар телен үзләштерә, гарәпчә язылган Коръәнне укый ала, чөнки, тәҗвидне шушы курсларда өйрәнә, милләт тарихы һәм дин турында гомуми күзалларлык кына булса да белем туплый.
БТК БК матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курсларга теләгән кеше языла ала, курслар бушлай, программага фильмнар карау, чәй эчүләр кертелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел