Күпмилләтлек һәм күпконфессиялек Россия дәүләтенең җитди өстенлеге булып тора. Бүген бу хакта РФ Президенты Ярославльда «Социаль күптөрлелек дәверендә заманча дәүләт» Дөньяви сәяси форумында чыгыш ясаганда белдерде. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Дмитрий Медведев форумның икенче көнендә пленар утырышта катнашты. Аерым алганда, анда Төркия Республикасы Президенты Абдулла Гөл, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, милли куркынычсызлык буенча АКШ экс-киңәшчесе Збигнев Бжезинский, икътисад буенча Нобелев премиясе лауреаты Пол Кругман катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Дмитрий Медведев чыгышы башында кичә Ярославльдә авиакатастрофада һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Россия Президенты Дөньяви сәяси форумы «Социаль күптөрлелек дәверендә заманча дәүләт» темасына багшылануын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, демократик кыйммәт — сайлау иреге — кешегә шәхесен формалаштырырга мөмкинлек, шаблон буенча яшәргә түгел, ә башка кешеләрдән аерылып тору хокукы бирә.
Социаль күптөрлелек демократик дәүләтләр үсешенә йогынты ясый башлады, дип билгеләп үтте ул. Шулай итеп, Евросоюзда һәр 10 нчы кеше үзләре яшәгән илдән читтә туучылар. Заманча технологияләр ярдәмендә җәмгыятьнең күптөрлеге күренеп тора, чөнки Интернет үз фикереңне булдырып кына калу түгел, ә аны күп кешегә белдертү мөмкинлеген дә ачты.
Шул ук вакытта социаль күптөрлелек яңа мөмкинлекләр генә тудырып калмый, әлегә дәүләт институтлары эшләргә өйрәнә торган яңа чакырулар да ясый, дип билгеләп үтте РФ Президенты.
Дәүләт башлыгы Россиядә 180 милләт вәкиле яши дип искәртте. «Без күп конфессияле ил», — дип ассызыклады Д.Медведев.
РФ Президенты сүзләренә караганда, Россия күчеп килүчеләр барәбаренә күп конфессияле булып тормый, ә дәүләтнең тарихи үсеше вакытында шуңа ирешелгән. «Бездә күп гасырлар буенча ислам, буддизм динен тотучы территорияләр бар», — дип белдерде Д.Медведев.
Россия дәүләтенең күп милләтле булуы хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр тудыра. «Безнең милли күптөрлелек — байлыгыбыз. Нәкъ менә ул иң катлаулы сорауларга да җавап табарга мөмкинлек бирде һәм Россияне көчле, үзенчәлекле һәм шул ук вакытта яшәүгә сәләтле илләрнең берсе итте», — дип белдерде РФ Президенты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел