Көньяк Австралиядәге Аделаида шәһәрендә Татарстан президенты ярдәмчесе һәм тышкы элемтәләр департаменты мөдире Искәндәр Мөфлиханов булып китте.
3 сентябрь көнне Көньяк Австралия татар җәмгыяте Аделаиданың Thorondon Parken-да Искәндәр Мөфлихановны Ураза гаете бәйрәмендә сәламләде. Әлеге чарада җирле татарларны бик хөрмәт иткән һәм алар белән һәрдаим очрашып торган Көньяк Австралия штатының хәзинәдәре (финанс министры), штат парламенты әгъзасы Джек Снеллинг (Jack Snelling) да катнашты.
Искәндәр Мөфлиханов һәм Джек Снеллингны, татар гореф-гадәтенчә, чәк-чәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдык. Мөфлихановка шушы сәламләү тантанасында Австралия харитасы рәвешендә эшләнгән сәгать тә бүләк итеп бирелде. «Ак булып, саф булып гомергә истә калсын Аделаида–Казан юллары» дигән теләкләр теләнде, дип яза tatar-congress.org
Бу очрашу туганнарча күркәм һәм ачык күңел белән үтте. Араны гасырлар һәм кыйтгалар аерса да, тел һәм милләт бер дә аерылмый. Ислам динебез дә, татар телебез дә, гореф-гадәтләребез югалмас һәм камилләшер дип өмет итәбез.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чит илләрдә яшәгән татарларга булган хөрмәте безне сөендерә. Австралиядә яшәүче татар җәмгыяте белән кызыксынып безнең янга Искәндәр Мөфлихановны җибәрүе моңа мисал булып тора.
Мөфлиханов «Сезнең белән очрашканнан соң татар телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәвегезне күреп бик сөендем. Татарлык горурлыгым тагын да артты, татарлык хисләрем тагын да көчәйде», дип әйтте.
Көньяк Австралия татар җәмгыяте бу очрашу яшь буынның милләткә ихтирамын арттыруга өлеш кертер дигән теләктә кала.
Мөшәррәф Вәлиф, Көньяк Австралия татарлары җәмгыяте активисты

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел