Кичә Казанда VII халыкара мөселман киносы фестиваленең «Татарстанда ясалган», «Үзбәкстанда ясалган», «Шахнамә» блоклары старт алды. Бүген шул уңайдан «Сувар — плаза» үзәгендә Татарстан кинорежиссерлары белән матбугат очрашуы булды.
11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк кинофорумда барлыгы 39 фильм күрсәтелеп, аларның ундүрте — кыска метражлы нәфис фильмнар, тугызы — кыска метражлы нәфис фильмнар, сигезе — документаль фильмнар, сигезе кыска метражлы документаль фильмнар булачак, дип яза «Татар-Информ».
«Татарстанда ясалган» секциясенә Татарстан режиссерларының иң яхшы фильмнары — Рамил Төхфәтуллинның «Алтын шимбә» («Золотая суббота»), Николай Морозовның «Ягымлы кычыткан» («Ласковая крапива»), Дмитрий Тархановның «Бибинур», Антон Анохин һәм Дмитрий Тархановның «Игътибар үзәгендә — кеше», Дмитрий Барышевның «Минем вакыт» («Мое время»), Салават Юзеевның «Киләчәк Шуну» («Шуну, который придет»), Алена Малкованың «Ромео һәм Джульетта» фильмнары кергән. Аларны инде бүген үк «Мир» кинотеатрында, ә иртәгә Сувар-плазаның «Гранд-синема» кинотеатрында карап булачак.
Мәгълүм булганча, конкурс программасында Татарстан данын бары тик режиссер Николай Морозовның «Тукай белән рухланып» документаль фильмы яклаячак, нәфис фильмнар конкурста катнашмаячак.
Актер, режиссер Рамил Төхфәтуллин әйтүенчә, фестивальнең исеме үзгәрсә дә, критерийлар асылда үзгәрмәгән иде кебек, шуның өчен быел бер фильмның да конкурс программасына эләкмәве гаҗәеп күренеш. «Мине үземнең фильмның конкурс таләпләренә туры килмәве гаҗәпләндерде», — ди ул. «Безнең фестиваль бар, ә кинобыз юк», — дип ул бераз гарьлеген дә белдерде.
Матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина бу уңышсызлыкка үзенчә аңлатма бирде: «Татарстанда ясалган» блогына 3 ел элек һәм аннан да элегрәк төшерелгән фильмнар керде, ә конкурс программасы таләпләренең берсе — фильмның быел яки узган ел төшерелгән булуы иде, алдагы елларда режиссерлар моны исәпкә алырга тырышырлар», — ди ул.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел