Саба районының Югары Симет авыл җирлегендә Тукай урамында урам бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханә мөдире Гүзәлия Насирова Тукай язган шигырь юллары белән башлап җибәрде һәм алып барды. Кичә барышында шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды һәм Тукай урамы тарихы, үткәне, бүгенгесе турында тамашачыларга җиткерде. Укучылар башкаруында Тукай шигырьләре сөйләнде.
Урамда яшәүче иң өлкән яшьтәге кешегә, иң нәни балага, иң озак бергә яшәүче парларга, иң яшь гаиләгә, 1нче сыйныфка баручы балаларга бүләкләр тапшырылды. Урамның Ак әбисе билгеләнде.
Мәдәният хезмәткәрләре Сафина Нурия, Ахмадуллина Ләйсәннәр тарафыннан оештырылган үзешчән сәнгать номерларын халык яратып карады. Тукай урамы үзешчәннәре Нияз Гафуров, Айсылу Шафигуллина, Йолдыз Гатауллиналар матур чыгышлары, җыр, биюләре белән бәйрәм бизәге булдылар. Бәйрәм җыр биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел