Яшьләр һәм һәвәскәрләр төшергән кинолар белән бәйле фестивальләр алга таба үсәргә, ВГИК кебек вузларга укырга керергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында фестиваль ачылу уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Яшьләр һәм һәвәскәрләр төшергән кинолар белән бәйле III фестиваль бүген Казанда иртән ачылды. VII халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында оештырыла торган яшьләр һәм һәвәскәрләр киносы фестиваленә 120 заявка (анда Россия һәм Татарстан шәһәрләре күпләп күрсәтелгән) килде, аның 32се жюри бәяләмәсенә тәкъдим ителде. Әлеге эшләр нәфис фильм, документаль кино, анимация (мультфильмнар) һәм видеоклип номинацияләрендә каралачак.
Быел Яшьләр һәм һәвәскәрләр төшергән кинолар белән бәйле фестиваль яңа халыкара дәрәҗәгә чыккан: анда Төркия, Казахстан һәм Украинадан кино сөючеләр катнаша.
Быел фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ТР Студентлар лигасы, «Иман» продюсерлык үзәге, «Эйдос» агентлыгы, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм республиканың студентлар отрядлары үзәге бергә үткәрде. Шулай ук оештыру эшләрендә «Татаркино» дәүләт учреждениесе, ТР Кинематографистлары берлеге, Казан киностудиясе, Халыкара мөселман киносы фестивале катнашты.
Фестивальнең төп бүләге 50 мең сум тәшкил итә. Ул яшьләргә һәм һәвәскәрләргә фильм төшерергә мөмкинлек бирә.
Режиссер-кинооператор Владимир Николаев хәбәр иткәнчә, быел конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең сыйфаты, узган елларга караганда, күпкә яхшырган. Конкурска нигездә нәфис фильмнар күп килгән, узган ел исә документаль фильмнарга өстенлек бирелгән. «Безне анимацион тасмаларның күплеге шатландырды», — дип белдерде ул. Оештыручылар киләсе елда фестивальне һәвәскәрләр һәм ниндидер бер осталыкка ирешкән кино төшерүчеләр арасында аерым-аерым үткәрергә җыена.
«Теләсә кайсы кино тәрбияләргә тиеш», — дип саный республиканың студентлар отрядлары үзәге җитәкчесе Наил Садыйков. Аның фикеренчә, җәмгыятьтәге проблемалар бу тасмаларда чагылыш табып кына калмый, кайберләрендә теге яки бу мәсьәләне хәл итү юллары да күрсәтелә. «Кызганыч: әлеге фильмнар киң массаларга барып җитми», — ди Наил Садыйков.
«Иман» продюсерлык үзәге башкарма директоры Кузьма Морозов фикеренчә, мондый фестивальләрдә катнашу осталык тупларга ярдәм итә. Шуның өчен конкурста катнашучылар өчен мастер-класслар уздырыла.
Фестиваль иртәгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үз эшен тәмамлаячак. Конкурс җиңүчеләре дә иртәгә билгеле булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел