Бүген Казанда VII халыкара мөселман киносы фестивале башлана. 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк кинофорумда барлыгы 39 фильм күрсәтелеп, аларның ундүрте — кыска метражлы нәфис фильмнар, тугызы — кыска метражлы нәфис фильмнар, сигезе — документаль фильмнар, сигезе кыска метражлы документаль фильмнар булачак. Татарстан исә конкурс программасында «Тукай белән рухланып» дигән фильм белән чыгыш ясый. Бу хакта фестивальнең программалар директоры, сайлап алу комиссиясе әгъзасы Илшат Латыйпов хәбәр итте, дип яза «Татар-Информ».
Илшат Латыйпов сүзләренә караганда, сайлап алынган фильмнар фестивальнең «үз йортыңны эзләү» лейтмотивына туры килә, башта ук билгеләнгән гуманлылык концепциясенә җавап бирә. Бер сүз белән әйткәндә, конкурс кысаларында күрсәтеләчәк фильмнарны шушы сыйфатлар берләштерә.
«Анимация» блогында 10 мульфильм тәкъдим ителә. Алар арасында Россиядә, Казахстанда, Иранда һәм Төркиядә җитештерелгәннәре бар.
Конкурстан тыш программага исә 15 фильм кертелгән. Шулай ук «Татарстанда ясалган» һәм «Үзбәкстанда ясалган» дип блокларда моңарчы аз билгеле булган кино мәктәпләре хезмәтләре тәкъдим ителә. Тамашачыга Үзбәкстанда һәм Татарстанда эшләнгән кино тасмалар белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Үзбәкстан режиссеры Шөхрәт Әхмәтовның «Свет с Востока» фильмы беренче тапкыр фестиваль кысаларында күрсәтелә.
«Татарстанда ясалган» блокта (барлыгы 7 фильм) тамашачылар режиссерлар Дмитрий Тарханов, Николай Морозов, Эдуард Гущин, Рамил Төхвәтуллин, Алена Малкова төшергән фильмнарны күрергә мөмкин булачак. Татарстанда төшерелгән мультфильмнарны да конкурстан тыш карап булачак.
Фестиваль көннәрендә фильмнарны Сувар плаза комплексындагы «Гранд-синема», Корстондагы һәм «Мир» кинотеатрларында күреп булачак.
Фестивальнең тантаналы ачылышы иртәгә — 7 сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Кинофорум 11 сентябрьдә шунда ук ябылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел