2011 елның 5 сентябрендә сәгать 11.00 дән 11.40 га кадәр Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча (С.Сәйдәшев һәйкәле, ТДГПУның ) узган «Ислам терроризмга каршы!» митингы үзенә 400дән артык кешене җыйды. Әлеге чараны «Экстремизмга юк диик» айлыгы кысаларында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөселман Яшьләре Берлеге оештырды.
Митингның төп максаты җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә яшьләрнең, игътибарын дөнья һәм җәмгыять терроризмына җәлеп итү, Ислам — тынычлык һәм солых дине, җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне әйдәп килүче, толерантлык тәрбияләүче дин икәнен кешеләргә җиткерү иде.
Чарада ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Рөстәм хәзрәт Батров, РИУ укытучысы Марат Сәләхов, Мөселман Яшьләре Берлеге активистлары, Казан Епархиесе вәкиле Александр Хохлов, ТҖ МДН вәкилләре, Казан уку йортлары студентлары һ.б. катнашты. Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов Коръәннән аятьләр укыды. Оештырылган чара ахырында терроризм корбаннары рухына багышлап бер минут тынлык игълан ителде һәм дога кылынды.
Айлык кысаларында 2011 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә Беслан шәһәрендәге террорлык вакытында һәлак булучылар рухларына өйлә намазыннан соң дога кылыначак. Шулай ук барлык дини уку йортларында да «Экстремизмга юк диик!» темасына багышланган дәресләр үтәчәк
ТҖ МДН
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел