2011 елның 2 сентябрендә ТҖ МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан «Хузәйфә» мәчете территориясендә «Яхшылык — тормыш ул» ярминкәсе уздырылды. Күпләргә билгеле булганча, әлеге ярминкәгә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендәге сәламәтлекләре чикләнгән авыру балаларның кул эшләре куелды, теләгән кешеләр аларны сатып алып, әлеге балаларга ярдәм күрсәтә алдылар. Ярминкә җәй айларында Казанның күп кенә мәчетләрендә булырга өлгерде. Шулай да «Хузәйфә» мәчетен аеруча билегеләп үтәргә кирәк: әлеге мәчеткә җомга намазына 500дән артык халык йөри, уздырылган ярминкәдә дә күбесе катнашып, җәмгыятебезгә битараф түгелекләрен күрсәттеләр. Ярминкәнең уңышлы узуында мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Мәхмүтовның роле аеруча зур: мәхәллә халкын ярминкәдә катнашырга җомга вәгазендә генә чакырып кына калмыйча, ярминкә күргәзмәсе оештырылган урында да халык белән турыдан-туры аралашып, ярминкәнең төп максатын кешеләргә үтемле итеп җиткерә алды.
Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкованың сүзләренә караганда, «Яхшылык — тормыш ул» ярминкәсе бу елда үзенең эшчәнлеген шуның белән тәмамлый һәм киләсе ярминкәләр яңа 2012 елдан уздырыла башлаячак.
ТҖ МДН
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел