Иртәгә, 5 сентябрьдә Татарстан мөселманнары чираттагы «митинг сезонын» ачып җибәрә. Җитмәсә, бер көндә ике чара үтәчәк. Урам җыенының берсе Казанда узса, икенчесе Чаллыда оештыралачак. Башкала мөселманнары ТР Диния нәзарәте үткәргән «Ислам терроризмга каршы!» митингында катнашачаклар. Чаллылылар исә «Җәмигь» мәчетен төзүне таләп итеп урамга чыгачак.
ТР Диния нәзарәте һәм Мөселман яшьләре берлеге оештырган митинг көндезге сәгать 12.00 дә ТДГПУ янындагы Салих Сәйдәшев һәйкәле янында узачак. Анда мөфти Илдус Фәиз, ТР Президенты аппаратының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм башка мәртәбәле эшлеклеләрнең катнашуы көтелә. Мөфтиятнең мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, әлеге чара «Экстремизмга юк дип әйтик» дип аталган айлык кысаларында оештырыла.
Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенең төзелешен яклау митингы исә, 5нче сентябрьдә сәгать 18.00дә Җиңү паркында узачак. «Татарстанның иң зур мәчете булырга тиешле Җәмигъ мәчетенең төзелеше тукталып калды, Чаллы халкы мәчет төзелүенә өметен өзеп бара. Без Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) активистлары ошбу хәлләргә борчылып, җөмһүриятебез халкына мөрәҗәгать белән чыгарга булдык, безнең сүзләребез аеруча шәһәрдәшләребезгә кагыла», — диелә митинг оештыручыларның рәсми мөрәҗәгатендә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде