Яңа уку елында Кырым автономиясенең 23 мәктәбе җитәкчелеге беренче сыйныфлар өчен кырым-татар телле класслар ачудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, 286 татар баласы үз туган телендә укудан мәхрүм.
Кырым татарлары Мәҗлесенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, баш тартуның сәбәпләре төрле. Аларның иң мөһиме — җирле хөкүмәт, кайбер мәгариф бүлекләре, мәктәп директорлары тарафыннан ата-аналарга карата каршылык күрсәтү. Мәҗлестә туган телдә укырга мөмкинлек бирмәү — гражданнарның конституцион хокукларын бозу, дип ассызыклыйлар.
Кырым-татар мәгариф хезмәткәрләренең «Мәгарифче» Ассоциациясе рәисе Сафура Каҗамәтова биргән мәгълүматларга караганда, быел беренче сыйныфка баручы 826 укучының ата-анасы балаларын татар телле сыйныфларга укырга бирергә теләк белдергән. Шуңа бәйле рәвештә 59 мәктәптә татар сыйныфлары ачылырга тиеш булган. Нәтиҗәдә исә, бары тик 32 мәктәп кенә бу эшне җиренә җиткереп башкарган. Аларда 540 бала татар телендә белем алачак, дип хәбәр итә «Кырым 24» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел