Соңгы елларда Ураза, Корбан гаетләренә мәчетләргә мөселманнарның күпләп килүе, килүчеләрнең шактые мәчет эченә сыймыйча, урамда калуы Омскида гадәти күренеш.
Ураза гаете намазы быел да Омскиның җиде мәчетендә дә бик күп халык катнашында үтте. Омскиның «Хәер-Ихсан» мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов фикеренчә, халык дингә кайта бара. "Гает намазына килүчеләр арасында яшьләр дә хәзер күзгә күренеп арта, ураза тотучылар арасында да яшьләр күбәеп бара. Ураза ае ул урысларның яңа елы кебек, гадәттә, яңа елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, без имамнар да Рамазан аенда еллык нәтиҗәләргә карыйбыз, шөкер, бәя биреп караганда нәтиҗәләр яхшы», ди Закир хәзрәт.
«Хәер-Ихсан» мәчетендә быелгы Рамазанда ифтар ашлары һәркөн оештырылган. Көн саен 200ләп кеше ифтарга йөргән. Беренче мәртәбә бу мәчеттә быел ураза ае барышында Коръәнне яттан укып чыгу оештырылган, дип яза azatliq.org
Узган елда да ураза аенда Коръән укылган, әмма яттан түгел. Быел исә Таҗикстаннан Коръән-хафизлар — яттан Коръән укучылар чакырылган.
«Рамазанда Коръән бетерү, ягъни тулысынча укып чыгу, ул пәйгамбәребездән калган», ди Закир хәзрәт.
Быел Коръән-хафизларны Таҗикстаннан чакырсалар, киләчәктә Омскиның үзендә дә хафизлар булачак. Бүгенге көндә Казанда дини белем алучы шәкерткә, татар егетенә өметләрен баглый Закир хәзрәт.
«Рамазан, безнең өчен рухи пакъләнү ае, сизелми дә үтеп китте», диделәр гаеткә килгән ханымнар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел