Республика көне һәм Тукай елы уңаеннан Саба районының Олы Шыңар авылының Тукай урамында «Бар күңеллелек, бөтен дөньяда — бар бер ямь бүген» дип аталган урам бәйрәме үткәрелде.
Ул Габдулла Тукайның сәхнәләштерелгән «Шүрәле» әкияте белән башланып китте. Җырга, нәфис сүзгә әвәс кешеләр халык арасында куп бит ул. Менә шундый бәйрәмнәрдә алар бик теләп чыгыш ясыйлар, халык аларны бик яратып кабул итә. 82 яшьлек Набиуллина Хәдичә апаның «Туган тел»не җырлавы, Гайнанова Хәзинә апаның «Иске Карурман»ны сузганнан соң шаян шигырь сөйләп җибәрүе, Мөхәммәтшина Нурания апаның гармунда уйнап җырлавы, Солтанова Сания апаның «Сабыйга» шигырен укуы бәйрәмгә аерым ямь өстәде. 47 ел балалар укытып пенсиягә чыккан ветеран укытучы Тәскирә апа Шәйхетдинова урамның тарихы белән таныштырды, бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевич Заһидуллин урамның иң өлкән кешесе 84 яшьлек Солтанова Сания апага — шәлъяулык, иң яшь кешесе 10 айлык Алинәгә йомшак уенчык тапшырды. Туган авылына Симеттән кунак булып килгән Гамилә апа үзенең хисләрен язган шигырьләре аша җиткерде.
Бәйрәм — бергәләшеп самовардан чәй эчү һәм күңелле уеннар белән төгәлләнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел