Рәшид Мәһдиев җитәкчелегендәге Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли — мәдәни җәмгыяте ел да милләттәшләр өчен дини бәйрәм оештыра. Хәзер һәр елны мәдәни — дини чара оештыру матур йолага әйләнде.
Быел да августның соңгы көнендә шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан «Ностальжи» ресторанында Ифтар мәҗлесе узды. Әлеге кунакчыл аш йортының җитәкчесе дә Рәшид Мәһдиев (Петербургтан). Җәмгыятьнең башкарма директоры Равил Гирфанов (Башкортостаннан). Мәҗлескә күренекле милләттәшләр, җәмгыять активистлары, ветераннар һәм яшьләр чакырылган иде. Балаларның булуы Ифтар ашына ямь — матурлык өстәде. Ленинград өлкәсеннән дә кунаклар булды. Кронштадттагы «Татулык» татар милли — мәдәни җәмгыяте вәкилләрен әлеге оешма рәисе Гүзәлия Нимченова алып килгән иде. Хәзрәт Наил Тугушев Коръән һәм вәгазь укыды, дип яза «Татар-информ». Мәҗлестә Коръән сүрәләре яңгыраганда илаһи, күңелләргә рухи ял бирүче тынычлык урнашты. Наил хәзрәтне шәһәрдә күп мөселманнар белә һәм хөрмәт итә. Ифтар — дога тыңлау белән бергә милләттәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә бирә, ул шуның белән дә кыйммәт.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел