РФ Премьер-министры Владимир Путин Ураза бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләренә котлау телеграммалары юллады. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Котлауда, аерым алганда, болай диелә:
«Рухи чистарыну һәм камилләшү ае бөтен дөньяда ислам динен тотучылар өчен көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәм буларак төгәлләнә. Россия мөселманнары, бай тарихи, мәдәни һәм дини традицияләргә таянып, әлеге истәлекле вакыйганы киң билгеләп үтә.
Мөселман оешмалары Россия тормышында актив катнаша. Аларның дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән хезмәттәшлеге ныгый, конфессияара диалог үсеш кичерә, хәйрия һәм мәгърифәтчелек инициативаларына зур игътибар бирелә.
Бүген без Россия мөселманнарының тулыканлы яшәве, мәчетләр, университетлар һәм мәдрәсәләр төзелү, ислам мәгарифен реформалаштыруның шаһитлары булып торабыз. Мондый нәтиҗәле, күпкырлы эшчәнлек бөтен җәмгыятьтә яклау таба, илдә тынычлык һәм татулыкны сакларга ярдәм итә».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел