Бәйрәм иртәсендә Ижауның татар бистәсендәге җәмигъ мәчетенең ике бинасы да шыгрым тулы иде. Гает намазы өчен ишек алдына да урыннар көйләнде. Изге йортка бу көнне татарлар гына тугел, башкалабызда яшәүче бөтен мөселман халыклары агылды. Шактыйлар гаиләләре белән җыелып килгәннәр.
Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин бәйрәм вәгазен ике — татар һәм рус телләрендә укыды. Өлкэннәргә дә, яшьләргә дә аңлашылсын өчен. Җыелган халыкка мөселманнар тормышындагы күңелле яңалыкларны җиткерде.tatar-inform.ru хәбәр иткәнчә Республикада гыйбадәт йортлары арта тора. Быел Балезино районының Кистем авылында яңасына нигез салдылар, Паюра авылында тиздән ачылу алдында, Җәмигъ мәчете каршында мөселман балалары өчен башлангыч белем мәктәбе киңәйтелде һәм беренче сентябрьдә анда зур тантана көтелә.
Вәгазьдән соң бәйрәм намазы, хөтбә — Ураза гаете республиканың барлык мәчетләрендә бер тәртиптә уза. Һәм теләгән һәр мөселманга анда катнашу мөмкинлеге бар. Хәтта ирегеннэн мәхрүм ителгәннәр өчен колонияләрдә дә. Удмуртия мөфтиятеннән Нәфис Ихсанов әйтүенә караганда, андагы мәчетләрдә мөселман тоткыннарга көндәлек биш вакыт һәм тәравих намазларын укуны тыючы юк. .
Гыйбәдәт йортларын төзудә республика мөселманнары үзләре дә өлеш кертәләр, дәүләт тә читтә калмый. Ижау үзәгендә төзелүче мәчетнең эчке эшләрендә һәм монолит манарасын күтәрүдә бу җәйдә Удмуртия һәм Татарстан президентлары сизелерлек ярдәм итте. Гает бәйрәмендә дә яңа мэәеткә тәгаенланган тартма янына тукталучылар куп булды.
Октябрь аеннан республика мәчетләрендә дин сабаклары башлана. Изге сәфәргә — хаҗга барырга ниятләүучеләр өчен ел да аерым курслар ачыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел