Петербург мөселманнары Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза — Ид Ал Фитр намазына оешкан төстә җыелды. Иртәнге сәгать биштән шәһәрдә яшәүче мөселманнар Җәмигъ мәчетенә юл алды.
«Горьковская» метросы районында юллар халык тыгызлыгыннан үтәрлек түгел иде. Сәгать иртәнге сигездән Кронверкский проспекты буйлап Куйбышев урамыннан Каменноостровский урамына кадәр хәрәкәт ябылды. Сәбәбе — иртәнге Ураза — Ид Ал Фитр намазы. Петроград ягындагы тарихи — халыкта татар мәчете дип йөртелгән изге йорт эчендә дин тотучылар урын алып калырга ашыкты. Әмма бик күпләргә бәйрәм намазын яңгыр астында урамда намазлык астына гәзит җәеп укырга туры килде, дип яза «Татар-Информ». Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм намазлары төньяк башкаланың Приморский районындагы яңа мәчеттә дә үтте. Коломягада төзелгән бу икенче мәчет Санкт — Петербург мөселманнары ихтыяҗын исәпкә алып салынды. СССРның элекке республикаларыннан эш эзләп килгәннәр арасында ислам динен тотучылар шактый. Алар шәһәрдәге мөселманнар санын елдан — ел арттыра. Санкт — Петербург мөселманнары Дини идарәсе рәисе урынбасары Камил Исляев сүзләренә караганда, Җәмигъ мәчетенә 70 мең, ә Репищев урамындагы җома мәчетенә 20 меңгә якын мөселман килде. Кайбер мәгълүматләргә караганда, төньяк башкалада ислам динен тотучылар саны 600 меңгә җитә. 1 августта башланган Рамазан аен тәмамлаган Ураза бәйрәме Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыятьләрендә ел да (җитәкчеләре Рәшид Мәһдеев, Рәис Яркәев, Ирек Галеев, Гүзәлия Нимченова, Фоат Җәләев һәм башкалар) катнашлыгында киң билгеләп үтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел