Быел Казанның күп кенә мәктәпләрендә электрон карталар гамәлгә кертеләчәк. Укучылар алар ярдәмендә төшке аш өчен һәм җәмәгать транспортында юл хакын түли алачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәркүләм август конференциясенең пленар киңәшмәсендә белдерде.
Аның сүзләренә караганда, мәгариф шәһәр үсешенең өстенлекле юнәлеше булды һәм булачак. «Мәгариф — безнең бюджетта иң югары маддә, узган ел бу максатка 5 млрд. 636 млн. сум юнәлдердек яки шәһәр бюджетының 40 процентка якыны дигән сүз, дип белдерде Илсур Метшин. — Нәкъ менә мәгариф системасы шәһәребез киләчәген билгели.
Мэр мәктәпләрне мәгълүматлаштыру темасына аерым тукталды. «Быел шәһәр мәктәпләрендә компьютерлар паркын яңартуны тәмамладык. Бүген һәр укытучының шәхси ноутбугы бар. Һәр Казан мәктәбендә электрон журнал эшли. Ел ахырына кадәр 30 процент кабинет интерактив такта белән җиһазланачак, — дип билгеләп үтте ул. — Быел мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыру буенча яңа адым ясыйбыз. Казанның берничә дистә мәктәбендә сынау преокты буларак, электрон карталар гамәлгә кертеләчәк».
Илсур Метшин якын арада педагогларның хезмәт хакы һәм балалар бакчалары кебек проблемаларны хәл ителүгә ышаныч белдерде. belem.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел