30 августта Казанда үткәрелүче Гает бәйрәмен туры эфирда «Татарстан — Яңа гасыр» каналыннан карарга мөмкин. Трансляция иртәнге сәгать 6.50 дә башлана. 7.00 дә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз вәгазе белән дәвам итә. Вәгазьдән соң бәйрәм намазы, хотбә укыла.
Шулай ук мәчеттә Коръән-хафизларның Коръән аятьләрен әйтүе көтелә. Аларны да туры эфирда тыңлап булачак.
Гает бәйрәме «Яңа гасыр» каналыннан турыдан-туры эфирда быел тугызынчы мәртәбә күрсәтелә. Моңа кадәр ул Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә иде. Шулай ук гаетнең Рамазан, Болгар мәчетләрендә булганы бар. Быел бәйрәм үткәрү урыны итеп зур тарихка ия Мәрҗани мәчете сайланды.
Бәйрәмне туры эфирга сигез видеокамера төшерә. Шуларның берсе мәчетнең манарасына урнаштырылган. Тамашачыларыбыз гает вәгазьләре сөйләнгән мәлдә мәчет эче белән бергә 34 метр биеклектән төшерелгән иман йорты урнашкан татар бистәсен һәм Казан үзәген карый алачак.
Туры эфирны каналның телевизион тапшырулар мөхәррире Ләйсирә Фазлыева һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы рәисе, Россия Ислам университеты проректоры Ростәм Батыр алып бара. Репортаж татар һәм рус телләрендә була.
Беренче тапкыр быел Гает бәйрәмендә Татарстан Президенты катнашуы көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел