30 августта Кабан күле буенда «Без бергә, гомергә» дип аталган мөселманнар җыены уздырылды. Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы Казан мөхтәсибәте белән берлектә Ш.Мәрҗани урамындагы Шәкертләр мәйданы дип аталган урында Республика көне уңаеннан башкалабыз мөселманнарын 14 нче тапкыр җыя.
Татар халкының дини, тарихи, мәдәни йөзен чагылдырган, гает бәйрәменә багышланган җыенда дин әһелләре, галимнәребез чыгыш ясаячак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк, дип яза Интертат.ру.
Бәйрәмне Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин ачып җибәрер дип көтелә. Шулай ук башка хәзрәтләребез, мәдрәсә шәкертләре бәйрәмгә вәгазьләр сөйләргә чакырулы. Моннан тыш тарихчыларыбыз Гамирҗан Дәүләтшин, Тәэминә Биктимеров, Лена Таҗиева, музей хезмәткәрләре халкыбызның тарихи сәхифәләрен хәтеребездә яңартыр. Олуг сәнгатькәрләребез Миңгол Галиев, Эмиль Җәләлетдинов һәм аларның Алинә Булатова кебек сәләтле укучылары әйткән мөнәҗәтләр исә һәркайсыбыз күңелендә тирән тәэсирләр тудырыр.
Шәкертләр мәйданында рухи — әхълакый, мәдәни кыйммәтләребезне күрсәтү максатыннан уздырылучы җыен сәгать 10.00 дә башлана.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде