6-11 сентябрьдә Казанда узачак халыкара мөселман киносы фестивален елдагыча кинофорумның президенты, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин ачып җибәрәчәк.
Равил Гайнетдин үзенең сәламләү сүзендә: »Мөселман киносы фестивале: ислам дөньясы тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Бөтен дөньяда фестивальгә карата булган зур кызыксыну гуманизм пробелмаларына, халыкларның рухи-әхлакый мәдәниятына кызыксынуның үсүе турында сөйли. Мөселман киносы фестиваленең нәкъ менә Казанда — көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятлар кисешкән, төрле милләтләр һәм диннәргә нисбәтле халыклар дустанә яшәгән урында үткәрелүе бик күркәм. Татар халкына хас булган мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрнең ел саен уздырыла торган фестивальнең концепциясендә һәм идеясендә чагылыш табуы үрнәк алырлык. Дога кылып, фестивальгә озын гомер, чәчәк атуын һәм уңышлар телим », — дип яза.
Мөселман киносы фестиваленә 8 көн калып бара. «Бөтен әзерлек эшләре тәмамланды. Бары тик күңелле мәшәкатьләр генә калды», — дип хәбәр иттеләр оештыру комитетында. Фестиваль тантаналы рәвештә 7 сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә ачылыр дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел