Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең 1277 катнашучысы мәктәп укучысы өчен кирәк-яраклар белән җиһазландырылган мәктәп букчаларына ия булды. Аз керемле гаиләләрдән булган, калган 177 булачак беренче сыйныф укучылары 1 сентябрьгә кадәр букчалы булачак, — дип хәбәр итте бүгенге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика күләмендәге хәйрия акциясендә Казанның инвалид, аз керемле, күпбалалы, ярдәмгә мохтаҗ булган, балаларны опекага, тәрбиягә алган гаиләдәге 1454 балага әлеге букча биреләчәк. Әлеге акция җөмһүриятебездә бишенче тапкыр уздырыла.
Булачак беренче сыйныф укучыларына букчаларны тантаналы рәвештә шәһәрнең мәдәният үзәкләрендә һәм балалар иҗат үзәкләрендә тапшырачаклар. Балалар өчен күңел ачу чаралары, мультфильнар һәм спектакльләр карау, бәйрәм рухындагы төшке ашлар оештырылды. Ә 30 август көнне «Черек күл» паркында традицион «Юная Казань — будущее России!» дип аталган, Казанның 15 меңнән артык мәктәп укучысы катнашында балалар бәйрәме узачак. KZN.RU

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел