Либия гыйсъянчылары Мөәммәр Каддафи бирелмичә торып, аның белән бернинди сөйләшүләр дә алып бармаячак. Бу хакта Рейтерга дәүләт күчеш шурасының нефть һәм финанслар министры Али Тархуни белдерде.
Элегрәк сөйләшүләр башлау тәкъдиме белән Каддафиның вәкиле Муса Ибраһим чыккан иде. Ул бу сөйләшүләрне Каддафи улларының берсе — Саади алып барырга әзерлеген әйтте.
Һуманитар кризис алдында торган Либия башкаласында яңа хакимият бензин һәм азык-төлек әзерләү өчен газ балоннары тарата башларга вәгъдә итә, дип яза Азатлык. Якын көннәрдә шәһәргә эчә торган су белән тәэмин ителгән кораб һәм электр станцияләре өчен ягулык киләчәк.
Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Триполида җиңелү алдыннан Каддафи көчләренең тыныч халыкны атулары турындагы хәбәрләрне раслады. Алдагы көнне башкаланың көньягындагы хәрби базада 50 мәет табылган иде.
Гыйсъянчылар армиясе Каддафиның туган шәһәре Сиртны басып алырга җыена. Полковникның кайда булуы билгеле түгел.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел