Астана шәһәренең «Таң» татар-башкорт этномәдәни үзәге татар диаспорасы турында документаль фильм төшерә башлады. Ул Казахстан бәйсезлегенең 20 еллыгына багышланачак. Фильм яңа дәүләт төзелә башлаган чордан алып хәзерге вакытка кадәр вакыт аралыгындагы татар халкы тормышын, яшәешен чагылдырачак.
Аның максаты — татар үзәгенең төзелү тарихы, татарларның милли һәм рухи мирасы үсеше турында сөйләп бирү, милләтара дуслык идеясен яклау.
Фильмда яшьләре төрле булган төрле катлам вәкилләренең фикерләре китереләчәк. Шунысы мөһим, аларның барысы да «Казахстан — безнең туган илебез һәм бу илдә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату мөнәсәбәттә гомер итәләр» дигән фикер белән тулысынча килешә.
«Таң» татар-башкорт үзәге 1997 нче елда оештырылган. Әлеге үзәк каршында озак еллар инде якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Шунысы сөенечле, бу мәктәптә укучылар саны көннән-көн арта бара. Үзәк катнашында төрле тематик кичәләр, өлкән буын вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Аларда татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырыла, дип яза Интертат.ру.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел