Изге Рамазан ае ахырына якынлаша. Димәк, кызганнан-кыза барган ифтар марафоны да тәмамланып килә. Кабан арты мәчете татар яшьләренең «Шәрык» клубында зур ифтар ашы оештырды.
Уку сезонына туры килмәгәнлектән, бу елны студентлар яратып йөри торган «Шәрык» йорты ифтар мәҗлесләрен көн дә үткәрелмәде. Шулай да атнаның чәршәмбе көннәрендә мәҗлесләр уза килде. Кабан арты мәчете имамы Сәидҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин да игелекле гамәлләр эшләп калырга ашыкты. Мәчет биләмәсендә намазга йөрүче мөселманнар өчен көн саен үткәрелүче ифтарлардан тыш, ике чәршәмбедә мәчет бинасына Дәрвишләр бистәсе һәм «Лесной»да урнашкан ятимнәр йортындагы акыл һәм физик яктан зәгыйфь булган балаларны алып килеп, авыз ачу мәҗлесләре оештырды.
Балаларга кием-салым һ.б. бүләкләр дә таратылды. Аларны караучы апа-сеңелләр дә бүләксез калмады. Балаларга автобустан төшүгә үк кәләпүшләр кидерелде, соңрак аларга хәзрәтләр тарафыннан үгет-нәсихатьләр сөйләнде. Мәчеткә йөрүче байларның зәкят акчасы хисабыннан оештырылган әлеге чараның берсендә «Шәрык» йорты активистлары да волонтер буларак, мәчеттә өстәл көйләште, сабыйларга күз-колак булып торды. Балалар өлкәннәр белән бергә сафларга тезелеп, имамга оеп намаз да укыдылар. Соңыннан мәчет эчендә үк полиэтиленнан өстәлләр җәеп, бу очракта мәчет идәннәрен сыгылдырып торган, сый-нигъмәтләр белән сыйландылар., дип яза «Татар заманы».
Ә бу атнада Сәидҗәгъфар хәзрәт үз биләмәсендә кабат ятим балалар өчен ифтар мәҗлесе уздыру белән бер рәттән «Шәрык» йортында авыз ачтыруда да акчалата ярдәм күрсәтте. «Игелекле гамәл кылуның чиге булмый аның! Сәвап беркемгә дә артык булмый! Барыбыз да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә тиешбез», — ди, Сәидҗәгъфар хәзрәт.
«Шәрык» йортына гадәттә кызлар күбрәк йөри торган иде. Ә бу көнне, Ходайның рәхмәте һәм Гөлсәрия тырышлыгы белән, егетләр күпләп җыелды. Уңган киленнәрдән дә остарак, телне йотарлык итеп ризык әзерләүчеләр дә активист егетләр — шагыйрь Рифат Сәлахов белән сәнгатьле сүз остасы буларак танылып килүче Ринат Миргаязов булып чыкты. Аларның берсе тавык кыздырса, икенчесе — бәрәңге пешергән. Гадәттәгечә күпләп килмәсәләр дә, дини мәҗлестә кызлар да бар иде. Эльмира, Гөлсәрия, Алсу, Ләйсәннәр салатлар ясап, өстәлләр көйләп, «Шәрык» йортына ифтар мәҗлесенә килүчеләрне сөендерде. Ифтарда Рамил хәзрәт Юнысның кызы — Алсуның да катнашуы нур өстенә нур булды. Индонезиядән килеп ТДГПУда татарча укырга өйрәнүче Нәҗип исемле кардәшебез ахшам намазына азан яңгыратты. Мисырда белем алып кайткан, Әниләр мәчетендә икенче имам вазифасын башкаручы Рамил хәзрәт вәгазь сөйләде. Ә авыз ачканнан соң, яшьләрнең күпчелеге «Кол Шәриф» мәчетенә тәравих намазы укырга юнәлде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел