22 август көнне Екатеринбургта «Рамазан чатыры» дип исемләнгән яңа, уникаль проект ачылды. Бу чатыр Химмаш микрорайонындагы «Рамазан» мәчете янында урнаштырылды. Ул Рамазан тәмамланганчы, ягъни 29 августка кадәр эшләячәк.
Чатырны ачу тантанасында Свердловски өлкәсе мөфтие Равил хәзрәт Мәүлиев, Татарстанның Свердловски өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, Екатеринбург шәһәре Администрациясенең Иҗтимагый оешмалар белән эшләү комитетының бүлек җитәкчесе Майя Михайлова, Свердловски өлкәсе татарлары конгрессы рәисе вазифаларын башкаручы Фәвия Сафиуллина, «Яшен» татар яшьләре үзәге рәисе Илдар Хәбибуллин кебек рәсми кунаклар катнашты.
Чатыр эшләгән вакытта монда ифтар үткәрү генә түгел, ә башка мәдәни чаралар уздыру да каралган. Аларда кичә кунаклары мөселман дөньясының милли төрлелеге, мәдәниятенең байлыгы белән таныша ала.
«Рамазан чатыры» үзенә күрә үзенчәлекле милләтара аралашу үзәге булып тора һәм Россиянең төрле катлам вәкилләренә мөселман мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итә, дип яза Интертат.ру.
«Рамазан чатыры» мөселманнар өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен мөһим булган уникаль проект. Тагын шуны ассызыклап китәргә кирәк, чатырда барлык чаралар да бушка уздырыла. Бу Изге Рамазан аеның юмартлык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае икәнлеген тагын бер кат ассызыклый.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел