26 августтан 27 сенә каршы төндә — Кадер кичәсе. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт журналистлар катнашында узган ифтар ашында бу кичә турында болай диде: «Мөмкин булганчыга кадәр догалар кылып, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ураза тоттыкмы, юкмы, намаз укыдыкмы, юкмы, күңелдә Аллаһы Тәгаләгә карата ниндидер бер мөнәсәбәт булсын һәм шушы көндә аңар ялварып теләкләр телик. 26 сынан 27 сенә каршы төндә дәррәү кубып мөселманнар дога кылалар. Ул вакытта фәрештәләр бу дөньяга төшеп йөриләр дип вәгъдә ителә».
Кадер кичәсе рамазанның 26 нчы кичендә бәйрәм ителә. Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) Коръән аятләре Аллаһы Тәгаләдән шушы кичәдә иңдерелә башлаган. Кадер кичендә тәүбә кылган бәндәнең барлык гонаһларын Аллаһы тәгалә ярлыкар. Бу кичәдә кылынган изге гамәлләрнең савабы башка вакытка караганда күп тапкырга артык. Гадәттә мөселманнар бу төнне йокламый үткәрәләр, мәчетләрдә намаз укыйлар, дога кылалар, дип яза Интертат.ру.
Кадер кичәсенең Рамазан аеның төгәл кайсы кичәсендә булганын Аллаһ кына белә. Бер хәдистә аны рамазан аеның соңгы ун көне арасыннан эзләргә кирәклек хакында әйтелә. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Кадер киче 27 нче яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр», — дип әйткән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел