Ифтарда Свердлау шәһәр думасы депутаталары, Екатеринбург шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре, төбәкнең ислам динен тотучы милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстаның даими вәкиле Ринат Садриев, мәҗлескә килүчеләрне котлап, мондый чараның Даими вәкиллек тарихында беренче тапкыр оештырылуын билгеләде. «Бу безнең өчен бик тә әһәмиятле: Свердлау өлкәсендә мөселманнар, шул исәптән татар халкы күпчелекне тәшкил итә. Нәтиҗәдә изге Рамазан аенда төбәкнең барлык шәһәрләре ифтарны үткәрә, дип яза «Татар-Информ».
Бәйрәмдә Свердлау өлкәсе хөкүмәте, шәһәр администрациясе вәкилләренең дә булуы безнең бердәмлекне күрсәтә. Димәк, без дөрес юнәлештә. Свердлау өлкәсенең, Татарстанның сәясәтен дөрес аңлыйбыз, тормышка карашларыбыз бердәм» — дип белдерде Даими вәкил.
Өлкә думасы рәисе урынбасары Наил Шәймарданов та ифтарның мөселман кардәшләребез тормышында зур роль уйнаганын билгеләп, Свердлау өлкәсенең ЭКСПО-2020 кебек мөһим чараны үзендә оештыруга дәгъва итүенә тукталды һәм: «Әһәмиятле чараны төбәгебездә оештыру мөмкинлеге зур: өлкәдә яшәүче төрле дин тотучы 142 милләт халкы да дус, тату яши, өлкәнең икътисадын ныгыту өстендә үзеннән зур өлеш кертә. Алар арасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый», — дип белдерде.
Свердлау өлкәсе татарлар конгрессы рәисе вазыйфасын башкаручы Фәвия Сафиуллина: « Даими вәкиллектә дини чараны үткәрүебезгә шатбыз. Чарага мөселман кардәшләребез белән бергә башка дин вәкилләрен дә чакырдык. Аларның безнең динебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәтләп килүе безнең өчен бик мөһим. Төрле дин вәкилләренең аралашып яшәве милләтара дуслык җепләрен ныгыта.
Рамазан аена соңгы елларда караш үзгәрде. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаучы чара булудан бигрәк ул милләтара һәм мәдәниара диалог буларак карала», — дип билгеләде.
Чара Татарстаннның Свердлау өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел