Яшь әзербәйҗан режиссеры Фариз Әхмәтовның «Мирас» документаль фильмы Казанда узачак VII халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасында кысаларында күрсәтеләчәк.
«Мирас» фильмы 28 яшьлек режиссер Фариз Әхмәтов биографиясендә бишенче фильм.
Унике минутлык картинадагы вакыйгалар Бакудан ерак булмаган Масазыр дигән кечкенә генә бистәдә бара. Бистәнең иң күренекле урыны — зур тоз күле. Анда күптәннән бирле тоз чыгарыла. Тугызынчы сыйныфта укучы Гали бу эш белән балачактан бирле шөгыльләнә. Элегрәк ул әтисе артыннан гына күзәтеп торса, хәзер исә бөтен эшне үзе эшли. Гали, Масазырның башка кешеләре кебек үк, үскәч кем булачагы, ничек акча эшләячәге турында уйланмый. Ул инде ата-бабалар эшен дәвам итәчәген ачык белә. Чөнки тозлы күл күп еллар дәвамында буыннан-буынга килә торган мирас булып тора.
Билгеле булганча, мөселман киносы фестивале Казанда 6-11 сентябрьдә булачак. Конкурс программасына кертелгән фильмнарны «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендәге Grand Cinema кинотеатрында карарга мөмкин булачак., дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел