5 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Мөселманнар Диния Нәзарәте «Ислам террорга каршы!» дип аталган яшьләр митингы үткәрә. Әлеге акция Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының төп бинасы каршында, Салих Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйданда уза. Митингта катнашучылар саны 400-ләп кеше булыр дип көтелә.
Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенә митингны оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге чараның максаты җәмәгатьчелекнең, беренче чиратта яшьләрнең дөньядагы террористлык проблемасына игътибар җәлеп итүдән гыйбарәт. Митинг катнашучылары кешеләр аңына тынычлыкка омтылу, игелеклелек идеяләрен җиткерергә тырышачак, дип яза kzn.ru
Митингны оештыру көнен сайлау 2004 елның 1 сентябрь көнне Бесландагы (Төньяк Осетия — Алания) фаҗигагә бәйле. Террористларның 1-нче номерлы мәктәп укучыларын, әти-әниләрен һәм укытучыларны заложник итеп алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булган, шуларның 186-сы — балалар. 800-дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел