Свердловски өлкәсе халкы татар телен интернет аша өйрәнә алачак. Бу проект «Яшен» татар яшьләр оешмасы һәм Свердловски өлкәсендәге Казан икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан әзерләнгән.
Укыту процессы Казан галимнәре тарафыннан махсус эшләнгән программа буенча әзерләнә. Ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып эшләүдән гыйбарәт. Дәресләр on-line режимда һәм индивидуаль рәвештә алып барылачак.
«Казан галимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа Ярославль өлкәсендә кулланылган инде, анда мондый уку курсларын 10нан артык кеше узган. Курсларга бөтен кеше дә йөри алмый, тик туган телен өйрәнергә һәркемнең мөмкинлеге бар. Милләт өчен телне саклап калу бик мөһим. Инглиз телен өйрәнү өчен төрле яңа методикалар уйлап табалар. Татар телен өйрәнү өчен дә шундый программа булдыру бик әһәмиятле һәм шатлыклы вакыйга», — ди «Яшен» татар яшьләре оешмасы рәисе Илдар Хәбибуллин.
Программа үз эченә татарча язу һәм укуны яхшыртуны гына түгел, ә илнең мәдәниятен, тарихын өйрәнүне дә ала. Уку-укыту кысаларында теләгән кешегә Казанны һәм аның тарихи урыннарын күреп кайту мөмкинлеге дә тудырылачак.
Уку түләүле булачак һәм 3 айдан башлап бер елга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Justmedia cайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел