Һәм беренче тапкыр гает намазын укуда Президент катнашачак. Быел 30 августта икеләтә бәйрәм. Беренчедән — Республика көне, икенчедән гает бәйрәме шушы көнгә туры килде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт журналистлар катнашында уздырылган ифтарда сөйләде.
«Быел гаетне дәүләт җитәкчелеге белән Мәрҗани мәчетендә уздырырга килештек. Мәрҗани мәчетенең тарихын күпләребез белә. Ул бөтен җиребез җимерелеп, милләт кахәрләнгәннән соң рөхсәт бирелеп төзелгән беренче мәчет. Быел беренче тапкыр Илбашының гает намазына киләчәге үзе бер шатлык. Бу күренгән — булган хәл түгел. Барыбыз өчен дә бик зур вакыйга. Пәйгамбәрнең әйткән сүзе: »Халык нинди булса — кавемнең җитәкчесе шундый була«. Җитәкчене безгә Аллаһы Тәгалә үзе биргән, Аллаһы Тәгалә безнең белән идарә итә. Президент килүе мөселманнар өчен бик мөһим. Безнең белән бергә догалар укуы, гыйбадәт кылуы, тормышыбызга әйтеп бетергесез бәракат китерер. Барчагызны мәчетләрдә уздырылачак гаетләрдә көтеп калабыз, очрашырга насыйп итсен», — диде мөфтий.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел