2011 елның 23 августында ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистларны ифтарга җыйды. Мәҗлескә массакүләм мәгълүмат чараларыннан 50ләп журналистлар килгән иде.
Мәҗлесне мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ачып җибәрде, журналистларга шулай түгәрәк өстәл артына җыелулары өчен рәхмәтен җиткерде. Ураза тотуның әһәмияте, Рамазан шәриф аеның фазыйләтләре турында сөйләп үтте һәм ураза тотучыларга сабырлык теләде, әлеге изге айда күбрәк изге гамәлләр кылырга чакырды.
Илдус хәзрәт ММЧ җәмгыятьне берләштерергә тиеш, бары тик бергә, бердәм көч белән эшләгән очракта гына, республикабыз да нык булачак, һәрберебез дә үзебезнең вазыйфаларыбызга зур җаваплылык белән карыйк, дип билгеләп үтте.
Барлык җыелган кунакларга да иминлек, бәрәкәт теләде, киләчәктә дә Диния нәзарәте һәм ММЧ актив хезмәттәшлек күрсәтүенә өмет белдерде.
Татарстанда тиздән зур вакыйга — «Рамазан-2011» беренче республика ифтары булуы көтелә. Әлеге ифтарга әзерлек эшләре белән инициатив төркем лидеры Радик Гафуров таныштырып үтте.
Ифтар мәҗлесендә җыелган кунаклар бүгенге исламга бәйләнешле күп кенә проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, шулай ук журналистларның борчыган сорауларына Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов җавап бирде.
ТҖ МДН
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде