Җомга 26 август көнне Казанның Кремль урамында барлык реконструкция эшләре тәмамланырга тиеш. Бу хакта KZN.RU хәбәрчесенә «Главтатдортранс» дәүләт учреждениесең төзелеш һәм юлларны төзекләндерү бүлеге башлыгы Ильяс Галеев хәбәр итте.
Бүген шәһәрнең үзәк урамында автомобиль һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен юл ачылды. Машиналар йөрү өлешендә юл билгеләре төшерелгән. Тротуар өлешендә эш тәмамланмаган.
KZN.RU да хәбәр ителгәнчә, Кремль урамында масштаблы төзекләндерү эшләре башкарылды. Биредә җылы һәм су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре алмаштырылды, машиналар йөрү өлешендә асфальт катламы алыштырылды. Моннан тыш, тулысынча җәяүлеләр йөрү юлы — Кремль урамының ике ягыннан тротуар плитәсен урнаштыралар.
Элегрәк Кремль урамында башкарыла торган эшләр 20 августка тәмамланырга тиеш дип хәбәр ителде. Әмма төзүчеләр бераз гына билгеләнгән вакытка сыеша алмады.
Моңа берничә сәбәп бар. Тротуарларны төзекләндерүне оператив тәмамларга урамдагы берничә бинада фасад эшләре алып барылуы комачаулады. Моннан тыш, Тышкы төзекләндерү комитетының техник күзәтү тарафыннан шелтә белдерелде. «Алар эш тәртибендә хәл ителде», — диде И.Галеев.
Исегезгә төшерәбез, башкарыла торган эшләр республика бюджеты хисабына башкарыла. Проектның беренчел бәясе — 50 миллион сум. Эшләргә заказ бирүче — «Главтатдортранс» дәүләт учреждениесе, генераль подряд оешмасы — «Каздорстрой» ААҖ.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел