Россиянең танылган режиссеры Владимир Левинның «Текә Римма» документаль фильмы VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасында катнашачак. Исегезгә төшереп үтәбез, фестиваль мәркәзебез Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә узачак.
Фильмның героинясы Римма Хадеева гарипләр өчен махсуслашкан сәнгать институты студенты. Ул да язмыш тарафыннан кыерсытылган курсташлары кебек иҗат белән шөгыльләнергә тели: бу яшьләр актер, музыкант, рәссәм булу теләге белән яна. Фильмның авторлары Римманы тулысынча аңлар өчен ике ел аның янәшәсендә булалар. Тумыштан ятакка бәйләнгән Казан кызының барлык киртәләрне җиңеп аякка басуына, белем алуына, теләсә кайсы хатын-кыз өчен иң зур вакыйга — әни булу бәхетен татуга ирешүенә алар шакката, гәҗәпләнә, соклана.
2010 елда төшерелгән әлеге фильм Мәскәүдә узган «Сталкер» кинофестиваленең махсус бүләгенә лаек була.
Белешмә:
Владимир Левин
1937 елда Мәскәүдә туа. 1960 елда МИЭМда машина төзү факультетын, 1968 елда ВГИКта режиссерлаар факультетын тәмамлый. «Мосфильм» киностудиясенең кинодекарацион технологияләр лабораториясендә инженер булып эшли. Фәнни-популяр, документаль һәм нәфис фильмнар режиссеры. 1986 елдан ВГИК мөгаллиме.
kino-teatr.ru сайты материалы ярдәмендә әзерләнде.
Исегезгә төшереп үтәбез: фестиваль Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваленең конкурс программасында катнашачак фильмнарны Grand Cinema (ТОЦ «Сувар Плаза») кинотеатрларында карарга мөмкин. Киносеансларга керү бушлай.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел