Чөнки Казанның Меңьеллык (Ярминкә) мәйданында гомерлек хыялы тормышка аша — җомга көнне биредә беренче тапкыр ифтар мәҗлесе уздырыла. «Бу урын халкыбызның тарихи, милли, рухи галереясе — гөлбакчасы булырга тиешле мәйдан икәнне, Аллага шөкер, аңлый башладылар. Меңьеллык мәйданында ифтар үткәрү җитәкчелегебезнең бик зур уңышы һәм тәвәкәллеге», — дип саный Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мәслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира ханым Әдиатуллина.
«Әле Рәшидә ападан белем алып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөргән чакларымда Кол Шәриф мәчете төзелә генә башлаган иде. Шул чакларда күңелемнән шушында мөселманнарга бергәләп җыеларга, ураза, корбаннарны, мөнәҗәт кичәләрен уздырырга язсын иде дип теләп йөрдем, — дип искә төшерде ул. — Ә анда сыра бәйрәме оештырдылар. Бер ел үтте, икенче елны үткәрттермәдек. Көнгә алтышар мәртәбә Президентка барып шул мәйданнан «Раки» кибетен алдыруга ирештек. Хәзер анда башка бер шәһәр дә үзенә кертмәгән шайтан туен уздыралар. «Созидания мира» ның бабаларыбыз кан койган, тарихи-рухи мирасыбыз булган мәйданда үткәрелүенә күпләр каршы бит. Инде язылган хатлардан бер җыентык чыгарырлык. Һәм менә кабат имзалар җыярга тора идем, биредә ифтар уздырылачагын ишеттем. Бу бит минем гомерлек хыялым. Шатлыгым күңелемә сыймый. Җитәкчеләребезгә хәерле зиһеннәр, милләтнең, диннең асылын аңлап яшәргә язсын».
26 августта Кол Шәриф мәчетендә һәм Меңьеллык мәйданында беренче тапкыр республика ифтары «Рамазан — 2011» уздырыла. Ул сәгать кичке җидедә башлана, дип яза Интертат.ру. Ифтарда азан әйтү, авыз ачу, ахшам намазын уку, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтий Илдус хәзрәтнең вәгазь укуы көтелә. Ифтарга чакырылган азкеремле, мохтаҗларга сәдака өләшү каралган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел