ТР Дәүләт Советы депутаты, танылган хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов Нурлат районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырды.
Фәрит Мифтахов шулай ук изге Рамазан аенда оештырылган җыенда булды, анда Нурлат районының Иске Авыл саласында мәчет төзелешенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар. «Авыл мәчете ике тапкыр янган, шулай да биредә яшәүчеләр яңасын төзергә тели. Бу изге эшкә битараф булмаучылар мәчеткә матди ярдәм күрсәтте инде», — дип хәбәр итте депутат ярдәмчесе Рәмзия Галләметдинова.
Парламентарий авыл кешеләре каршында чыгыш ясап, изге Рамазан ае көннәрендә аларның башлангычын хуплады. Фәрит Мифтахов мәчет төзелешенә хәл кадәри ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Авыл халкы һәр мөселман өчен изге шундый башлангычларда катнашканы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм изге эшләрендә уңышлар теләде.
Шул ук көнне Фәрит Мифтахов Нурлат районының Кизләү авылында да булды. Айрат хәзрәт авылның 100 еллык тарихы булган мәчете хакында сөйләде. Хәзерге вакытта яңа мәчетне төзү эшләре тәмамланып килә.
Моннан тыш, танылган хәйрияче Нурлат районына сәфәре барышында ифтар мәҗлесендә дә катнашты. Ифтарга җыелучылар, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм хаҗилар клубы рәисе буларак, Ф.Мифтаховны күпсанлы сорауларга күмде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел