Быел Мәскәү тарихында беренче тапкыр Рамазан гаете намазы Сокольники паркындагы икенче павильонда укылачак. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте үтенечен искә алып, Мәскәү хакимияте бәйрәмгә дип мөселманнарга урын бүлеп биргән.
Узган гает вакытында Мәскәүнең Олимпийскийдагы Җәмигъ мәчетенә килгән мөселманнар гыйбадәт йортына сыешмыйча, намазларны урамда укырга мәҗбүр булды. Урын җитмәү сәбәпле, алар трамвай юлларын да каплады. Бу исә җирле халыкта канәгатьсезлек уятты. Быел да әлеге хәл кабатланмасын өчен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте чаралар күрергә булган. Әлбир хәзрәт Крганов сүзләренчә, алар Мәскәү мэры Сергей Собяниннан түшәме булган күп халык сыйдырышлы спорт сарае яки берәр күргәзмәләр үзәге бүлеп бирүне сораган, дип яза azatliq.org
«Җомга көнне Собянин һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та булган экстремизмга каршы комиссия утырышында катнаштык. Миннән башка анда тагын Тәлгать хәзрәт бар иде. Шунда Мәскәү хакимиятенең бу эшләргә җаваплы департамент рәисе белән дә күрештек һәм безгә Сокольникидагы бик күркәм икенче павильон бүлеп бирелде. Ул биш мең квадрат метр һәм ун меңгә якын кешегә исәпләнгән. Аның идәннәренә дә келәмнәр җәеләчәк. Шулай ук 500 машина сыйдырышлы парковкасы да бар», диде Крганов.
Аның сүзләренчә, бу беренче чиратта мөселманнарга уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнгән һәм шуңа башка мөфтиятләр тарафыннан да хупланыр дигән фикердә.
«Бу мәчетләр кирәкми дигән сүз түгел — кирәк. Әмма мөселманнарны нәкъ бүгенге хәлен истә тотып яшәргә кирәк. Рамазан гаетеннән соң Мәскәү хакимияте алдында шәһәрдә мәчетләр төзү мәсьәләсен тагын күтәрәчәкбез. Мәскәүдә мәчетләр төзүгә җир бирү уңай хәл ителер дигән өметем бар», ди Әлбир хәзрәт.
Бүгенге көндә Мәскәүдә булган дүрт мәчет бары 10 мең кешене генә сыйдыра. Белгечләр исә бәйрәм намазына 100 меңләп кеше килә дип әйтә.
«Димәк, 90 мең кеше асфальтта, трамвай юлларына утырып намаз укырга мәҗбүр. Шуңа без мөселманнарны иртәнге 7дә Сокольникига чакырып калабыз. Бу хакта инде җомга намазларында да әйтелде, интернетта да язылды», ди Крганов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел