20 август көнне Казан елга порты янында урнашкан «Чайка» кафесында «Болгария» теплоходында үлүчеләрне искә алып, ифтар ашы үткәрелде. Әлеге мәҗлеснең оештыручылары — СОЦПРОФ Русия профсоюзларының татар төбәкара берләшмәсе.
Оешманың башлыгы Сергей Ромадановский сүзләренчә, мәҗлесне оештыру теләге профсозда торучы хатын-кызларда туган. «Хатын-кызларыбыз шушы фикер белән мөрәҗәгать итте, мин кире какмадым. Ир кешеләр җыелып, әлеге чараны оештырып чыгарга булдык», — ди ул. Чараның спонсорлары юк. Мәҗлес чыгымнарын профсоюзлар ярдәме белән үткәрелгән.
Чарага бар теләгән кеше килә ала иде. Узып баручы кешеләрне профсоюз рәисе Ромадановскийның чакырып, өстәл янына кертеп утыртуы да игътибарсыз калмаска тиеш, дип яза «Татар Заманы».
Сергей Ромадановский сүзләренчә, әлеге чараның уздырылуы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга алдан хат язып хәбәр ителгән иде.
Шулай ук, 11нче причал янындагы уенчыкларны аннан алып кую мәсьәләсе дә профсоюз әгъзәләре тарафыннан күтәрелгәне –мәгълүм факт. Әмма бу берничек тә хәл ителмәгән иде. «Бүген причалда берни дә юк. Аларны бомжлар ташып бетергән диделәр безгә», — ди Сергей Ромадановский. «Әлеге уенчыкларны алып китмәсәләр, үзебез аларны алып китәбез дип, без хәбәр иткән идек инде. Чөнки Казан елга порты ничек кенә булмасын, ул зират түгел. Ул Казанның йөзе дип тә әйтергә була. Һәм биредә шундый күренеш булуы, бик матур түгел иде», — ди профсоюз председателе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел