ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Динар Садыйков җитәкчелегендәге делегация, Алабуга ит-консерв комбинатында булып, хәләл продукция җитештерү белән танышты. Комитетның әлеге комбинаттагы бәйсез эксперты Илнар Шәрипов яңа продукция чыгару планнары турында сөйләде.
Билгеле булганча, Алабуга ит-консерв комбинаты үзендә продукция составында дуңгыз ите булу-булмауны тикшерә торган система керткән беренче предприятие булып тора. Ул продукциянең һәр төренә карата кулланыла.
Алабуга ит-консерв комбинатында булган вакытта Динар Садыйков, комбинат директоры Равил Фазлыйәхмәтов белән очрашып, аңа, хәләл продукция чыгаруны дәвам итү өчен, яңа таныклык һәм истәлеккә комитет эмблемасы төшерелгән бүләк тапшырды, дип хәбәр итә islam-info.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел