Казан шәһәренең «Мәрҗани» мәчетендә Мөселман яшьләре берлеге үзенең беренче ифтар мәҗлесен уздырды. Ифтарда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Казан шәһәренең мөхтәсибе, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, аның ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов, эшмәкәрләр һәм күпләгән яшьләр катнашты. Мәҗлестә Мөселман яшьләре берлеге үз оешмаларын тәкъдим итте һәм якын киләчәккә планнары белән таныштырды.
«Кайсы гына гасырны, кайсы гына чорны алмыйк, яшьләр һәрвакытта да җәмгыятьнең әйдәп баручылары булган. Дин, әдәбият-мәдәният, сәясәт, икътисад һәм башка нинди генә өлкәне алмыйк, яшьләр һәр өлкәгә яңа идеяләр, яңа карашлар керткән. Сезгә дә зур өметләр баглыйбыз — җәмгыятебез, динебез киләчәге сезнең кулларда», — дип белдерде Илдус хәзрәт.
Изге Рамазан аенда Мөселман яшьләре берлеге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Яшьләр, Казанның 2 нче махсуслаштырылган нәниләр йортына волонтерлар буларак барып, сабыйларны карарга ярдәм итте, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде