Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчете каршында хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе үтте. Конкурста катнашучыларның иң яшенә — дүрт, иң өлкәненә 76 яшь иде. Әлеге бәйгедә республиканың күп кенә районнарыннан барлыгы 70 кеше катнашты.
Бәйгедә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгенең жюри әгъзалары Ютазы районының Урыссу бистәсендәге «Фәнис» мәдрәсәсе Коръән укытучылары иде.
Шулай ук әлеге чарада Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Коръән-хафиз Ниджати Топаоглу да (Төркия) катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде