Агымдагы елның 22 августында кичке сәгать 8дә, Екатеринбургның Химмаш районында, Димитров урамының 16 нчы йортында урнашкан мәчеттә «Рамазан чатыры» ачылды. Чараны оештыручыларның әйтүенә караганда, теләүчеләрнең барысы да атна буена көн саен оештырылган кичке аш-ифтарда катнаша алачак. Екатеринбурглылар чатырда үткәрелгән мәдәни-аң белем тарату чараларында мөселман мәдәниятенең бай дөньясы, мөселман дөньясының милли үзенчәлекләре белән якыннан таныша алачак.
Илнең төрле милли республикалары диаспоралары һәм рәсми вәкилләре тарафыннан оештырылган мәдәни программалар ярдәмендә «Рамазан чатыры» милләтара һәм конфессиональара аралашу үзәгенә әйләнәчәк һәм Россиядә яшәүче халыкларны мөселман мәдәниятенә һәм традицияләренә якынайтырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза «Татар-Информ».
«Рамазан чатыры»нда Дагстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан көннәре, Уралда ислам тарихы, шулай ук балалар көннәре дә үткәрү планлаштырылган.
Барлык чаралар да проект чикләрендә бушлай оештырыла һәм 29 августка кадәр дәвам итәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел