Татарстан халык депутаты, эшкуар Фәрит Мифтахов белән милләт һәм ислам дине, рамазан гамәлләре турында «Азатлык»та сөйләштеләр.
– Фәрит әфәнде, соңгы атналарда сезнең тормышта нинди мөһим вакыйгалар булды?
– Әссәләмегаләйкем, хөрмәтле дин кардәшләребез. Бу елны рамазан август аена туры килде. Елдан-ел ураза тотучылар күбәя, үзем турында әйткәндә, мин ун еллар буе ураза тотам. Елдан-ел ничектер кызыксынып, барлык кагыйдәләрен үтәп башкарырга тырышабыз.
Әлбәттә, яңа кешеләр белән танышабыз. Көн саен ифтарларда булабыз. Ифтарларда яңа танышкан кешеләр белән дуслашып барабыз. Рамазан ае ашаудан тыелу гына түгел, ул үзенчә бер бәйрәм. Рамазан ае бит ул ифтарларда җыелу, начар уйлардан ераграк тору, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу, җан тынычлыгы эзләү.
– Нинди яңа кызыклы очрашулар булды?
– Тәравих намазына Петровскийдагы мәчеткә бардык. Көн саен ифтарлар уздырабыз. Левченкода «Сөләйман» мәчетендә күрмәгән кешеләр өчен ифтар уздырдык.
Бер көнне Ислам кабул итүгә меңъеллык исемендәге мәдрәсәдә күп балалы гаиләләр өчен ифтар уздырдык. Татарстанның диния нәзарәте, «Болгар» хәйрия фонды белән бергә балаларны җыеп, аларга бер мәҗлес үткәрдек, анда аларга дини кагыйдәләрне аңлаттык.
– Рамазан аенда ифтарларга йөрүчеләрне күбрәк яшьләр, диләр. Кайбер фән, яки дәүләт эшлеклеләре дингә тартыла, диләр. Бу ислам диненең тәэсире турында сөйлиме, әллә милли эшләр, һуманистик идеяләр белән кызыксыну турындамы?
– Әлбәттә, бу безнең татарларның, мөселманнарның элеккеге ислам диненә кайтуы. Елдан-ел дингә кайтучылар күбәя, без моны күрәбез, сизәбез.
Дәүләт кешеләрнең дингә яхшы мөнәсәбәте булу — бу бик зур шатлык. Ураза бәйрәме, Корбан гаетендә ял көннәре бирелә. Бу дәүләт ягыннан бәйрәмнәрнең гореф-гадәтләрен дәвам итүгә чаралар тудырылу турында сөйли.
Минем фикеремчә, милләт дин белән параллель барганда гына, аның киләчәге булыр. Татарның телен саклап калучы, киләчәген кайгыртучы — ул, әлбәттә, ислам. Һәм шул ук вакытта, ислам — ул дин, ягъни рухи чисталыкка өндәүче.
– Кызганыч, еш кына ишетергә туры килә: ислам — ул террор, дошманлык дип. Исламга каршы пропаганда бара бит инде.
Барак Обама Ак йортында беренчеләрдән булып ифтар мәҗлесен үткәрде. Бу атнада Мәскәүдә мөселманнар ифтар мәҗлесе үткәрә. Татарстан җитәкчелеге дә ифтар мәҗлесе үткәрә, дип ишетәбез. Дәүләт кешеләренең шундый мөнәсәбәт күрсәтүе турында сез нәрсә уйлыйсыз?
– Бүгенге көндә ислам динен күтәрүчеләр дәүләт эшлеклеләре арасында күбәя бара. Дәүләт кешесе үзенең диндә икәнен бик күрсәтмәскә дә мөмкин, бәлки моның кирәге дә юктыр инде ул.
Миңтимер Шәймиев әйткәнчә, иман ул һәрбер кешенең йөрәгендә булырга тиеш. Кешенең иманы булса, эшендә дә тәртип, дөреслек булыр, ул кеше халык турында да уйлар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел