26 августта «Кол Шәриф» мәчетендә «Изге сүз яктылыгы» дип аталган шәмаилләр күргәзмәсе ачыла.
Әлеге күргәзмә «Татар шәмаиле сәнгате» проекты кысаларында Ураза бәйрәменә багышлап, «Казан Кремле» музей-ядкәрлеге, ислам мәдәнияты музее һәм Казандагы «Татар сәнгате һәм мәдәнияты клубы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.
Татар халкы мәдәниятында шәмаил сәнгатьнең иң таралган төре булып санала. Шәмаилләрне кәгазьдә дә, керамик плитәдә дә, пыялада да ясыйлар, чигеп тә эшлиләр, дип яза "Татар-Информ"
Яңа технологияләр чорында шәмаилләрне кристаллар ярдәмендә дә ясый башладылар. Бу, үз чиратында, изге сүзнең тылсымлылыгын җиткерергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмәгә куелачак шәмаилләрне кристаллар ярдәмендә инкрустацияләү (агачтан, сөяктән яки таштан ясалган әйберләргә чокып урнаштыру өчен төрле материалдан ясалган бизәкләр) белән кристаллайзер остаз Наталья Сәярова шөгыльләнгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел