3 сентябрьдә Чиләбедә үтүче «Татар-кызы-2011» телеконкурсы чикләрендә Уралның иң яхшы модельерлары милли колорит белән бизәлгән кием коллекциясен тамашачыларга күрсәтергә җыена. Екатеринбург шәһәренең «Шанс» хатын-кызлар клубы рәисе, танылган дизайнер Розалия Әхмәтова да бу чарада катнашып, үз эшләре белән чыгыш ясаячак. Ул «Ислам чәчәге» исеме астында хатын-кызлар киеменең яңа коллекциясен тәкъдим итәргә уйлый. Модельерның әйтүенә караганда, бу исемне ул агымдагы елның февралендә үткән Мәүлит-Бәйрәм вакытында уйлап таба.
«Бүген без Светлана Вафина белән бергә, Чиләбе тамашачылары алдында чыгыш ясау максатыннан, коллекцияне тулыландыру өстендә эшлибез. Коллекция нигездә бәйрәм киемнәреннән торачак, мәсәлән, никахка һәм мөселманнар өчен әһәмиятле булып саналган башка бәйрәмнәр хөрмәтенә атап тегелгән киемнәрдән. Озакламый, сентябрь аенда, Ураза-Бәйрәм үтәчәк, шулай булгач, безнең киемнәр коллекциясе бик тә актуаль булачак, дип хәбәр итә «Татар-Информ».
Коллекциядә шулай ук мөселман хатын-кызларына көндәлектә киелә торган киемнәр дә тәкъдим ителәчәк. Киемнәрнең барысы да чәчәк темасы белән берләштереләчәк — чәчәк я тукыманың үзендә булачак, яисә декоратив бизәү булып киемгә өстәләчәк. Кайсыбер киемнәребез шау чәчәктән торачак. Коллекциянең исеме дә шуңа бәйле «Ислам чәчәге» дип атала», — дип сөйләде Розалия Әхмәтова.
Әйтергә кирәк, Чиләбе татарлары конгрессының башкарама комитеты рәисе Лена Колесникова билгеләвенчә, эшен яңа башлаган модельерлар да тамашада катнашырга җыена. Алар тарихи костюмнар, кияү белән киленнең туй киемнәрен, декоратив-кулланма сәнгатен, этник элементлы кичке күлмәкләр тәкъдим итәчәк.
«Татар-кызы-2011» конкурсында бөтен дөньяга таныклы модельер Владимир Зайцевның катнашуы да көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел