Питтсбург шәһәре АКШ штатларының көнбатышында Пенсилвания штатында урнашкан. Питтсбургтан 3 сәгаттән АКШ башкаласы Вашингтонга барып җитеп булса, Нью-Йоркны күрер өчен 7 сәгать юлны үтәргә кирәк. Питтсбург үезнчәлекле шәһәр. АКШның иң яхшы университетларының берсе — Питтсбург университеты да нәкъ менә әлеге шәһәрдә урнашкан. Шулай ук Карнеги Меллон Университеты да төшеп калганнардан түгел.
Питтсбург каласы элек-электән АКШның тимер эшкәртү башкаласы булып килгән. Хәзер әлеге исемне бары тик эшләмәгән заводлар гына хәтерләтә. Кайбер белгечләр фикеренчә Питтсбург үзенең экологиясы белән иң начар шәһәрләрнең берсе булып торган. Шуңа да карамастан, әлеге шәһәрдә тимерчелек рухы һаман да бар. Мисал өчен, спорт башкаласы булып торган Питтсбургта ике Америка чемпион командасы уйный. Шуларның берсе «Питтсбург Стиллерз» американ футболы командасы. Үзебезчә әйтсәк «Питтсбург тимерчеләре» була инде. Алар АКШ ярышлары чемпионнары. Ә икенче чемпион — «Питтсбург Пингвиннары» хоккей командасы. Русия җанатарлары әлеге такымда рәсәйле Евгений Малкин уйный дип беләдер.
Шәһәр алай зур булмаса да, нибары 300 мең кеше сан буенча, әлеге җирлектә 2 мәчет эшләп килә. Әйе, алар безнең традицион мәчетләргә охшамаган. Аларның манаралары да юк, бөтен калага азан да әйтелми. Янынан үтеп китсәң аның мәчет икәненә инану да авыр. Гади бер өйне хәтерләтә. Бу кимчелекләрне мөселманнар Америка хөкүмәтендә күрә, чөнки 9.11 вакыйгасы мөселманнарга карата карашны үзгәрткән. Җомга намазлары, ифтар вакытында да мәчет кырында бер-ике полиция хезмәткәрләре тора.
Шулай ук көн саен әлеге мәчеттә ифтар ашлары үтә. Ифтарны оештыруга теләсә кем алына ала. Кайчак мәчеткә биргән сәдакәләр ярдәмендә дә ифтарлар оештырыла. Мәсәлән, әлеге ифтарны Согур Гарәбстаныннан күченеп килгән абзый оештырды. Аның тормышы кызыклы. Ул 20-25 ел элек укырга килгән җиреннән мөселман булмаган американ кызына өйләнеп калган. Хәзер мөселман мәхәлләсе тормышында актив катнаша. Ифтар кухнясына килгәндә, монда әлегә күбрәк гарәп кухнясы хөкем сөрә. Дөге, тәмле чәйләр, авызны яндырырлык ит ризыклары, лавашлар, пахлава һ.б. Мөселманнар географиясы чиксез: монда Гарәп илләре, Афганистан, Африка мөселманнары, Бангладеш, Пакистан, Төркия кешеләре бар.
P.S. Татарларны да беләләр. Ләкин күбесенчә төрекләр һәм кайбер гарәп илләре вәкилләре. Сөйләшү барышында Татарстан турында сүз башланса аларның уйларына Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан килә. Кайберләре әлеге илләрне әле һаман да Русия составында дип уйлыйлар.
"Татар Заманы"
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел