Рамазан ае тәмамлангач, Ураза гаете уңаеннан, Мәскәүдә «Рух» продюсерлык үзәге махсус концерт оештыра. Төгәлрәге, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Мәдинә» рухи музыка ансамбле халыкка иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк. 11 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) башланачак тамашада Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов та догалы сәламлау сүзе белән чыгар дип ниятләнә.
Продюсерлык үзәгеннән алынган белешмә буенча, Наилә Фатехова, Нина Мөхәммәтҗанова, Гөлнур Җәмлиханова, Эльмира Чулаева «Мәдинә» ансамбле составында салават, мөнәҗәт кебек милли-рухи моңнарыбызны Мәскәү һәм аның өлкәсе, Түбән Новгород, Казан кебек илебезнең зур шәһәрләрендә, Иранның Тәһран, Иорданиянең Карак, Амман, Абак, Тунисның мәдәни һәм дини үзәкләрендә, Тубурба, Керуан, Монастир һ.б. калаларында халыкара фестивальләр барышында таратырга өлгергән.
«Рамазан-2011» концерты турында белешмә 84959517379 һәм 89262252816 телефоннары буенча бирелә, дип белдерә оештыручылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел